tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең Жәмигь мәчетендә мәктәп балалары өчен җәйге лагерь эшли башлады
Ульяновск шәһәренең Жәмигь мәчетендә мәктәп балалары өчен җәйге лагерь эшли башлады

Ульяновск шәһәренең Жәмигь мәчетендә мәктәп балалары өчен җәйге лагерь эшли башлады

Ульяновск шәһәренең 2 нче тарихи Жәмигь мәчетендә мәктәп балалары өчен беренче тапкыр көндезге җәйге лагерь эшли башлады. Монда йөруче малайлар һәм кызлар биредә Ислам дине йолаларын ойрәнәләр, Коръән серләре һәм намаз уку тәртибе белән танышалар.

Мәчет имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фәткуллов белдергәнчә, программа буенча монда һәртөрле спорт уеннары, бәйгеләр дә булачак. Төшке аштан соң балалар өйлә намазында катнашалар. Болардан тыш балалар очен шәһәр буйлап төрле экскурсияләр, теплоходта Идел буйлап сәяхәтләр дә планлаштырылган. Рәсүл хәзрәт киләсе елда ата- аналар үтенече буенча әлеге лагерьда татар теле өйрәнү дәресләрен дә программага кертергә ниятли. Моның өчен буген инде дәреслекләр булдыру эше дә башланган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*