tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас районы артистлары Ульяновск шәһәрендә “Әни килде” спектаклен күрсәтте
Апас районы артистлары Ульяновск шәһәрендә “Әни килде” спектаклен күрсәтте

Апас районы артистлары Ульяновск шәһәрендә “Әни килде” спектаклен күрсәтте

Ульяновск шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестивале дәвам итә. Буген аның сәхнәсендә Татарстанның Апас районы мәдәният йорты каршында эшләүче коллектив чыгыш ясады.

Алар семберлеләргә Шәриф Хөсәеновның данлыклы «Әни килде» драмасын тәкьдим иттеләр. Ярты гасырлык тарихы булган әлеге театр бу фестивальдә ел саен катнаша һәм җиңүче дипломына лаек була.

Бу ял көннәрдә фестиваль кысаларында Татарстанның Буа һәм Питрәч районы халык театрлары үз спектакльләрен тамашачылар хөкеменә тәкьдим итәчәкләр.

Рамис Сафин

Ульяновск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*