tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас “Садә“ сенә-40 яшь!
Апас “Садә“ сенә-40 яшь!

Апас “Садә“ сенә-40 яшь!

Апас мәдәният йортында моннан 40 ел элек районга яңа гына эшкә кайткан, 23 яше дә тулмаган яшь, талантлы баянчы һәм җырчы Илдар Сәйфетдинов оештырган “Садә“ хатын-кызлар ансамбле оешу күренеше белән башланып киткән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Сәхнәдәш дусларын котларга бәйрәмгә Казаннан яшь җырчы Чулпан Йосыпова, Буа районыннан “Ядкаръ“ фольклор ансамбле, Биешнең “Рябинушка“, Табар Черкененнән “Шурумпуч“, Каратунның “Өммегөлсем“ хатын-кызлар вокаль ансамбльләре дә килгән иде.

“Садә“ нең юбилей концертын үзебезнең район һәвәскәрләре дә баетты. Ансамбльгә район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин яңа сәхнә киемнәре тектерү өчен 99 мең сумлык сертификат, бирегә йөрүче җыр-моңга гашыйк солистларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Тамашачыларны шушы район Грантына булдырылачак яңа сәхнә киемнәренең үрнәге белән дә таныштырдылар.

Экранда 40 еллык тарихлы “Садә“ нең яшь чакларын чагылдырган видеоальбом күрсәтелде. Татарстанкүләм төрле бәйгеләрдә куелган һәм лауреат дәрәҗәләренә, призлы урыннарга лаек булган “Корама юрган“, “Бакырчы бакырлары“ исемле программаларыннан өзекләрне дә тамашачы алкышлап каршылады. Бу бәйрәмгә заманында КПСС район комитетының беренче секретаре булып эшләгән Абделхәй Абдулкадыйровның тормыш иптәше, “Садә“ ансамбле тарихында шулай ук үз эзен калдырган Язилә ханым да кайткан иде. Ул үзенең Апас белән бәйле хатирәләрен уртаклашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев “Садә“ леләрне юбилейлары белән котлап үз рәхмәтен җиткерде һәм ансамбльгә яңа иҗат уңышлары теләде.

Ришат Җамалиев.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*