Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Апас туган якны өйрәнү музеенда зур кунак
Апас туган якны өйрәнү музеенда зур кунак

Апас туган якны өйрәнү музеенда зур кунак

Әлфия Айдарская Апас туган якны өйрәнү музеена, Тутайда урнашкан Сара Садыйкова, Шәмбалыкчыдагы Фәхри Насретдинов һәм Бану Валеева, Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев исемендәге йорт музейларына, шулай ук Үзәк китапханәгә, балалар музыка мәктәбенә “Мәңгелек юлында…” китабын тапшырылды.

Әлеге басмада Сара Садыйковага багышланган XX-XI гасырлар газета-журналларда басылган мәкаләләр, истәлекләр, багышлаулар, фото-материаллар тупланган.

Әлфия Айдарская күп еллар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты, үз вакытында Тутай авылындагы музейның җитәкчесе дә булып хезмәт куйган олы хөрмәткә ия шәхес. Әтисе театр артисты, режиссер Газиз Исхак улы Айдарский һәм әнисе Сара Садыйкова исемен мәңгеләштерү эше белән шөгыльләнә, алар хакында күп санлы китапларның авторы да ул.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*