tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас “Җәмигъ” мәчетендә әлифба бәйрәме
Апас “Җәмигъ” мәчетендә әлифба бәйрәме

Апас “Җәмигъ” мәчетендә әлифба бәйрәме

Мәчеттә дин нигезләрен беренче ел өйрәнүче шәкертләр өчен әлифба бәйрәме узды.Бәйрәмдә шәкертләр ислам дине нигезләре буенча белемнәрен сынадылар. Мөгаллимәләре Гөлсирә абыстай шәкертләренә сораулар биреп, дин сабакларын ни рәвештә үзләштерүләрен тикшереп карады.

Әлифба бәйрәмендә Фәргать хәзрәт һәм мөгаллимәләр Венера Сәгъдиева, Дания Самольянова, Суфия Сәлахова да катнашты. Бәйрәм чарасында шулай ук вәгазьләр укылды, ислам диненең асылы аңлатылды, Аллаһы Тәгалә кушканча, авырлыкларга, сынауларга бирешмичә яшәү турында сөйләшенде, шәкертләргә укуларында уңышлар теләнде.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*