tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Түбән Әләзән авылында “New mix” коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводында булды
Васил Шәйхразыев Түбән Әләзән авылында “New mix” коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводында булды

Васил Шәйхразыев Түбән Әләзән авылында “New mix” коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Әләзән авылында “New mix” коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводында булды.

“New MIX” компаниясе төзелеш өчен махсус материаллар җитештерә, алар сатып алу процессын гади һәм отышлы, эшнең нәтиҗәсен ышанычлы итә. Бу – тармак лидерлары тарафыннан эшләнгән иң көчле, максималь автоматлаштырылган җиһазлары булган предприятие.

Предприятие төзелеш-буяу материаллары базарында 2019 елдан бирле эшли. Барлык продукция кирәкле сертификацияне үтә һәм кабул ителгән ГОСТларга туры килә. Төп юнәлеше: цемент һәм гипс нигезендә төзелеш-буяу материаллары җитештерү. Предприятие продукциянең яңа төрләрен эшләү, базарга чыгару һәм Россиянең күп санлы төбәкләре белән эшләүне күз уңында тота. Технологияләрне өзлексез үстерү, җитештерүне модернизацияләү, ремонт һәм төзелеш өчен системалы чишелеш тәкъдим итү өчен, продукцияне даими камилләштерергә кирәк дип саный аның хезмәткәрләре. “Без оригиналь продуктларны гына сатабыз һәм тиешле сыйфат сертификатлары бар; товарларның сыналган тәэмин итүчеләре белән генә хезмәттәшлек итәбез, аларны җентекләп сайлап алабыз һәм тикшерәбез”, – ди җитештерүчеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*