tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Махсус хәрби операциядә катнашучы Мукунев Ильяс Касыйм улына мемориаль такта ачылды
Махсус хәрби операциядә катнашучы Мукунев Ильяс Касыйм улына мемориаль такта ачылды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Мукунев Ильяс Касыйм улына мемориаль такта ачылды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Пенза өлкәсе Түбән Әләзән авылында. Биредә Советлар Союзы герое Т. К. Кержнев исемендәге Түбән Әләзән урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында махсус хәрби операциядә катнашучы Мукунев Ильяс Касыйм улына мемориаль такта ачылды.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе Җиһанша Туктаров, Городище авылы җирлеге башлыгы Любовь Михайлова, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

“Илебезне саклап, сугыш кырларында һәлак булганнар – безнең каһарманнарыбыз. Алар гаиләне, авылны, Россия халкын данлый. Һәрберсенең урыны оҗмахта булсын”, – диде Васил Шәйхразыев.

Бер минут тынлык белән катнашучылар сугыш кырларында батырларча һәлак булганнарның якты истәлеген хөрмәтләделәр.

Ильяс 1987 елның 21 апрелендә Городище районының Түбән Әләзән авылында туа. 1994 елда мәктәпкә укырга керә, 2005 елда 11 сыйныфны тәмамлый. Уку елларында ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә. Башкалар белән дустанә мөнәсәбәттә була, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тора. Спортта күп кенә уңышларга ирешә. Урта мәктәпне тәмамлагач, армиягә алына, Саратов шәһәренең спецназы сафларында хезмәт итә. Әти-әнисенә улының яхшы тәрбиясе өчен, часть командирыннан Рәхмәт хатлары килә.

Армиядән соң Ильяс РФ Эчке эшләр министрлыгының Городище районы бүлегендә патруль-пост хезмәтенә урнаша, анда 7 ел эшли. Ильяс өч тапкыр кайнар ноктада, Чечен хәрби конфликтында катнаша. Медальләр һәм орденнар ала. 2012 елдан Пенза өлкәсенең Леонидовка авылында хәрби частьтә хезмәт итә.

2023 елның 16 ноябрендә махсус хәрби операция зонасында, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*