tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең 92 еллыгына багышланган V төбәкара “Шәвәли оныклары” фестивале узды
Апаста Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең 92 еллыгына багышланган V төбәкара “Шәвәли оныклары” фестивале узды

Апаста Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең 92 еллыгына багышланган V төбәкара “Шәвәли оныклары” фестивале узды

Танылган шагыйрь Ш.Галиев хөрмәтенә һәм сәләтле балаларны барлау, аларның һөнәри осталыкларын үстерү, татар әдәбиятының күренекле әдипләре иҗатына кызыксындыру уяту ниятеннән  2020 нче елның 5 нче ноябреннән 27 нче ноябренә кадәр  1-11 сыйныф  укучылары  арасында якташ шагыйребез Ш.Галиев хөрмәтенә V төбәкара «Шәвәли оныклары» исемле фестиваль үтте, дип хәбәр итәләр районның мәгариф бүлегеннән.

      Бәйгегә барлыгы 121 гариза кабул ителгән. Иҗади эшләр белән бәйгедә Апас районы укучыларыннан тыш, Татарстан Республикасы Казан шәһәре, Яшел Үзән  муниципаль районы, Буа муниципаль  районы,  Кама Тамагы муниципаль районы, Тәтеш муниципаль районы, Лаеш муниципаль  районы, Рәсәй Федерациясе Пенза өлкәсе, Ульян өлкәсе  балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар һәм мәктәп укучылары катнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*