tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста язучылар белән очрашу узды
Апаста язучылар белән очрашу узды

Апаста язучылар белән очрашу узды

Апас үзәк китапханәсендә район үзәгендә яшәүчеләр, авыл китапханәчеләре һәм гомумән, әдәбият сөючеләр яраткан драматург-язучылар, шагыйрьләр, чыгышлары белән Апас ягына бәйле Хәбир Ибраһим, Марат Закиров һәм Гөлүсә Закирова белән бик җанлы һәм эчкерсез очрашуда күпләп катнашты.

Хәбир Ибраһим, мәсәлән, безнең районның Борнаш авылында туып-үскән. Гөлүсә Закирова Кече Болгаер авылы кызы. Ә Мамадыш районының Дусай авылында туып-үскән Марат Закировның туганлык җепләре Кайбыч районының Чүти авылы белән тоташкан. Кунакларның өчесе дә Татарстан матбугатында эшләп танылган шәхесләр, өчесе дә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары. Очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашып, якташларыбызның иҗатына югары бәя куйды. Апас кунаклары Апас һәм авыл китапханәләренә үз бүләкләрен тапшырдылар. Ә Гөлүсә Закировага бик матур чәчәк бәйләме бүләк ителде. Бик җылы, озак барган иҗади очрашудан соң олы кунакларны Кайбыч районына озаттык.

-Ел башыннан Апас китап укучылары өчен үзәк китапханәдә шундый 6 очрашу чарасы уздырылды һәм аларда дүрт йөздән артык апаслы, уннан артык язучы, шагыйрьләр һәм артистлар, сәнгать эшлеклеләре катнашты,-ди китапханәче Руцилә Садриева. –Эш программабызда ел ахырына кадәр тагын шундый ярты дистәләп иҗади, әдәби кичәләр үткәрү максаты куелды.

Ришат Җамалиев.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*