tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апрельдә Уфада Тинчурин театры гастрольләре
Апрельдә Уфада Тинчурин театры гастрольләре

Апрельдә Уфада Тинчурин театры гастрольләре

Спектакльләр 5-6-7 апрельдә Уфаның «Нур» татар театры бинасында булачак.

5 апрель- Ш.Фәрхетдиновның  «Эх, алмагачлары!» комедиясе.

Алмагач иле авылы халкы зур түземсезлек белән Президент килүен көтә! Чөнки аларга яңа клуб ачылу тантанасына һичшиксез үзе киләчәк дип вәгъдә иткәннәр. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Көн-төн репетиция ясыйлар, биюләр кабатлыйлар, өч телдә җыр өйрәнәләр, хәтта авылның үз фокусчысы да табыла. Тик, менә бәла… әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки шәһәр кунакларымы? Мондый бәхет кемгә тәтер? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы – сез боларның барысын да “Эх, алмагачлары!” музыкаль комедиясен карагач үзегез белерсез. Спектакль бик күп халыкчан юмор белән сугарылган һәм анда бик күп биюләр, таныш җырлар бар.

6 апрель- Х.Вахитның «Туй алдыннан» моңсу комедиясе.

Рафаэль, Әдилә белән булачак туе алдыннан, үзенең иң якын дусты Маратны очрата. Тик дустының кәләше, Маратның берничә еллар инде йөрәк түрендә йөрткән беренче мәхәббәте булып чыгуы язмыш шаяруымы, әллә тәкъдирме? Кайсын сайларга? Күптәнге дуслыкнымы, әллә инде һаман да сүрелмәгән мәхәббәтнеме?..

7 апрель- И.Мәхмүтованың «Күрәсем килгән иде…» мелодрамасы.

Ир белән хатын, үз балалары булмау сәбәпле, ятимнәр йортыннан уллыкка бала ала. Бу адым барысының да күңеленә хуш килә: әби — бабай да, туганнар да яңа гаилә әгъзасы пәйда булуына сөенеп туя алмый. Бала йортка куаныч, бәхет китерә. Ләкин Алмаз үсеп буйга җиткәч очраклы рәвештә үзенең балалар йортыннан алынганлыгын белә. Һәм ул чын әти — әнисен күрү теләге белән яна башлый…

Билетлар сатуда! Касса телефоны: 8(347)248-95-33

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*