tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» балалар театр студиясе кастинг оештыра
«Апуш» балалар театр студиясе кастинг оештыра

«Апуш» балалар театр студиясе кастинг оештыра

11 сентябрьдә «Апуш» балалар театр студиясе кастинг оештыра. Сайлап алу турында татарча белүче 9-15 яшьлек мәктәп укучылары катнаша ала. Сайлап алу турыннан узган укучылар «Чулпан» мәдәният үзәгендә ачылачак студиядә бушлай шөгыльләнә ала. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе хәбәр итә.

Укучылар кастингта биергә яки җырларга, шигырь сөйләргә, үзләре турында сөйләргә һәм жюри әгъзалары биргән биремне эшләргә тиеш була. Балаларның талантларын Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал театры актеры Алмаз Сабирҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә теле укытучысы Илсөяр Шиһапова, вокалист Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманов бәяләячәк.

Кастингта катнашу өчен гаризаларны [email protected] электрон почтасына юлларга кирәк. Гаризада исем-фамилияне, баланың яшен һәм телефон номерын күрсәтү зарур. Кастинг 12:00 – 18:00 сәгатьләрдә була.

Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә ачылачак «Апуш» театр студиясендә уку өчен кастинг 4 сентябрьдә узган иде. Алты сәгатьлек сайлап алу туры йомгаклары буенча, жюри 38 баладан торган исемлек төзеде. Аларга ике атна дәвамында остазлары белән шөгыльләнергә туры киләчәк, шуннан соң яңа студиягә 30 укучы сайлап алачаклар.

Быел февраль аенда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә беренче «Апуш» балалар театр студиясе ачылды. Ул вакытта сайлап алу турында 100 катнашучы арасыннан 30 бала сайлап алды. Татар телендә белем бирү программасы актерлык осталыгы, вокал, сәхнә сөйләме һәм хәрәкәт дәресләрен үз эченә алган. Студия эшенең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачуда, татар мәдәниятен үстерүдә ярдәм итү.

Балалар педагоглар белән бергәләп бер ай дәвамында тамаша әзерләде. Июнь аенда халык шагыйре Габдулла Тукай иҗаты турында «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле премьерасы булды. Тамашачылар арасында шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Президенты каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов бар иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*