tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» балалар театр студиясенең яңа премьерасы «Кечтүк» спектакле булачак
«Апуш» балалар театр студиясенең яңа премьерасы «Кечтүк» спектакле булачак

«Апуш» балалар театр студиясенең яңа премьерасы «Кечтүк» спектакле булачак

«Апуш» балалар татар театр студиясе «Кечтүк» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Спектакльне Халыкара туган тел көнендә күрсәтәчәкләр.

«Кечтүк» спектакле «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре нигезендә әзерләнде. Спектакль акыл көче, кыюлык, бер-береңә ярдәм итү турында. «Кечтүк» – кече һәм өлкән яшьтәге тамашачылар өчен заманча музыка һәм хореография белән үрелгән спектакль.

Сюжет буенча ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә үзләре уйлап чыгарган куркыныч уенга килеп эләгәләр. Алар алдында Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткару бурычы тора. Моңа кадәр беркемгә дә таныш булмаган, кайчандыр Шамил үзе уйлап чыгарып, уйнап бетермичә ташлап калдырган әкият герое – шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк тә Ак чәчәкләр илендә яши. Ул безнең геройларыбызга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – Ак чәчәкләр илен каралтмасмы? Ярты юлда өзелгән уен уйналып бетәрме? Дуслык сакланырмы? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны спектакльне караганнан соң белербез.

Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында булачак спектакльдә «Апуш» студиясендә тәрбияләнүче 33 бала катнаша. «Кечтүк» спектакле – аларның зур сәхнәдә тәүге чыгышы. Балалар студиягә узган елның сентябреннән йөриләр, ә спектакльгә әзерлек ноябрьдә башланды. Премьера өчен тәрбияләнүчеләргә яңа костюмнар тегелгән.

Балаларның остазлары ТР халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Зөлфия Вәлиева, ТР атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова, ТР атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова булды. Студия җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова.

Спектакльнең режиссерлары – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова. Аңа музыканы композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева язган, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценограф, рәссам – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Яктылык буенча рәссам – Тәлгать Латыйпов.

И.Зәйниев әсәре буенча әлеге спектакль инде Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 2012 елда куелган булган. Ул чакта «Кечтүкле уен» спектаклендә патшабикә ролен «Апуш» студиясе остазы Миләүшә Шәйхетдинова башкаркан.

«Кечтүк» спектаклен 21 нче февральдә 18:00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы сәхнәсендә күрсәтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне тормышка ашыру бүлегендә.

Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры патронажы астында төзелгән «Апуш» студиясе хәзер шәһәрнең өч мәдәни үзәгендә – «Сәйдәш», «Чулпан» һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында эшләп килә. 90 га якын укучы бушлай актерлык, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал белән шөгыльләнә.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*