tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көннәре уңаеннан ачык ишекләр көне узды
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көннәре уңаеннан ачык ишекләр көне узды

Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көннәре уңаеннан ачык ишекләр көне узды

Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә герой – шагыйрь Муса Җәлил, татарның бөек җырчысы Илһам Шакировның туган көннәре уңаеннан ачык ишекләр көне уздырылды.
Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20, 15 нче татар гимназияләре, 181 мәктәп, Татарстанның Биектау районы Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәп укучылары Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде. Көн дәвамында мәшһүр җырчы Илһам Шакиров башкаруында җырлар яңгырады. Шигырьләр сөйләүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тапшырылган китаплар бүләк ителде.
Мәгълүм булганча, Бөтендөнья татар конгрессы «Татар уллары» марафонын игълан итте. Мәдәният атналыгы марафонының идея авторы – «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов һәм проект җитәкчесе – Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина.
Татар мәдәнияте үзәгенә килгән укучылар, студентлар Татарстанның халык артисты Гөлзада ханымны аягүрә басып алкышлады.
Татар алиһәсе Гөлзада ханым әлеге проектның максаты хакында сөйләде. Яшь буын вәкилләренә шәхесләребезнең узган юллары, иҗатлары турында аңлатты. Шәхесләребезнең хезмәтләре биниһая, исемнәрен онытмаска киңәш итте. Берлектә Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар , Илһам Шакиров башкарган әсәрләр яңгырады.
Чарада бик теләп Бөтендөнья татар конгрессыннан, шиъри җанлы Илдар Миңгәрәев та катнашты.
Бүген Казан кооператив институты аш-су осталары килгән кунакларга Муса Җәлил, Илһам Шакиров яратып ашаган ризыкларын пешереп, авыз иттерде.
Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым әйтүенчә, Муса Җәлил, Әминә ханымга: “Син пешергән пәрәмәч, өчпочмакларны бик сагындым”дип язган булган. Шулай ук бәрәңгеле-итле аш яраткан.
Илһам Шакиров гострольләргә барганда, миңа токмачлы аш пешерсеннәр әле, дип әйтә торган булган. Һәм мәшһүр җырчыбыз дөге, йөзем салынган кабак бәлеше яраткан.
Бүген татар мәдәнияте үзәгенә килүчеләр өчен өчпочмак, пәрәмәч һәм дөге, йөзем салынган кабак бәлеше пешерелгән иде.

Берлектә Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар, Илһам Шакиров башкарган әсәрләр башкарылды. Истәлекккә фотосүрәткә дә төштек.

Флюра Абдуллина
Казанкооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге
татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*