tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ставрополь краенда Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округлары татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды
Ставрополь краенда Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округлары татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды

Ставрополь краенда Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округлары татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ставрополь краенда.

Биредә Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округлары татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды. Милләттәшләребез белән очрашулар 2018 елдан башлап һәр елны милли җәмгыятьләр вәкилләре Россия Федерациясенең барлык федераль округларында, төрле шәһәр һәм районнарында үткәрелеп килә.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге турында сөйләде.

– Без Ставрополь крае җитәкчелегенең милләтара сәясәткә игътибар бирүенә һәм ватандашларыбызга ярдәм күрсәтүенә бик рәхмәтле, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстаннан читтә чыгарыла торган татар телле газеталар һәм теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары өчен игълан ителгән “Хәбәр” – “Весть” I Бөтенроссия конкурсы игълан ителүен искәртеп үтте. Регионнарда иҗат итүче журналистларны актив катнашырга чакырды.

Милли оешма җитәкчеләре узган ел үткәрелгән чаралар һәм киләчәккә билгеләнгән планнар, проектлар хакында сөйләделәр. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының эш планы хакында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы артистлары концерты белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*