tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» студиясенең 30 яшь актеры Тукай иҗаты буенча беренче спектакльләрен күрсәтәчәк
«Апуш» студиясенең 30 яшь актеры Тукай иҗаты буенча беренче спектакльләрен күрсәтәчәк

«Апуш» студиясенең 30 яшь актеры Тукай иҗаты буенча беренче спектакльләрен күрсәтәчәк

6 нчы июнь көнне Казанның «Апуш» балалар театр студиясе үзенең беренче спектаклен тәкъдим итәчәк. Тамашачылар татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган куелышны күрәчәк, анда студиянең 30 яшь актеры катнаша.

«Апушның тылсымлы төшләре» спектакле Равил Бохараев пьесасы буенча Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә куелган. Куелышка музыканы композитор Зөлфәт Вәлиуллин язган, ә спектакльнең сценографы һәм рәссамы Казан сәнгать училищесы студенты, Г.Камал исемендәге театрның баш рәссамы Сергей Скоморохов укучысы Анна Новикова булган. Балалар махсус спектакльгә тегелгән костюмнарда чыгыш ясаячак.

Спектакльнең татар телендәге ачык премьерасы 6 нчы июньдә 16:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә булачак. Аны бушлай күрергә мөмкин, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар театр студиясенә дүрт ай йөрү дәверендә Халыкара театр көненә багышланган видеоролик төшерүдә катнашырга һәм Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында узган шигърият бәйрәмендә чыгыш ясарга өлгерделәр.

Студия уңышлы эшләп киткән очракта икенче елга Ленин исемендәге мәдәният йортында аның филиалын ачу планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» балалар өчен татар театр студиясе Казан Мэриясе патронажы астында ачылды. Проект февраль аенда старт алды – ул чакта кастинг уздырылды, анда 100 бала арасыннан 9 яшьтән 15 яшькә кадәрге 30 укучы сайлап алынды. Студия дәресләренә балалар бушлай йөри. Алар белән атнасына өч тапкыр танылган театр артистлары шөгыльләнә, балаларга сәхнә сөйләме, актерлык осталыгы, вокал өйрәтәләр. Яшь артистлар педагоглар белән татар телендә спектакльләр әзерлиләр, мастер-классларда катнашалар. Студияне актерлык осталыгы буенча педагог, «Перспектива» гранты иясе Алия Фәйзрахманова җитәкли.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*