ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Апуш” татар балалар студиясе “Унөч” спектаклен куйды
“Апуш” татар балалар студиясе “Унөч” спектаклен куйды

“Апуш” татар балалар студиясе “Унөч” спектаклен куйды

«Апуш» студиясенең 13 яшүсмер шәкерте җаннарын ачтылар.
Тренингларны актер һәм режиссер Булат Минкин үткәрде.
Язучы Гөлүсә Батталова кәгазьгә төшерде.

Спектакльне сәхнәгә куючы остаз – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.

«Балаларның күбесе чыгарылыш шәкертләре, күбесенең күңелләрендә җырланмаган җыр кебек әйтелеп бетмәгән сүзләре калды шикелле. Театр училищеларында диплом яклаган кебек, студиягә озак йөргән балаларның да ниндидер йомгаклау эше булырга тиеш. Моңа карап бу спектакль 1-2 тапкыр гына уйналачак дигән сүз түгел, башка состав та әзерлибез. Бу спектакльгә һәр кешенең үзенчәлеге керәчәк. Яңа балага кием теккән кебек, спектакль һәрвакыт үзгәреп торачак. Кешенең хикәясен, вербатим вакыйгасын башка бала сөйләмәячәк, киләчәктә балага карап адаптацияләнәчәк, структурасы да үзгәрергә мөмкин, спектакльнең уникальлеге, экспериментальлеге дә шунда. Эшләү процессында без эзләндек, театрның яңа кануннарын, кагыйдәләрен өйрәндек. Театрда “эзопов язык” дигән термин бар. Балалар шулай үзләренең эчке дөньясыннан, типажыннан чыгып, тренингта экспонатлар сайладылар, аларның табигый типажлары спектакль персонажлары тудырды. Экспонатларны Тукай образы белән бәйләп сөйләү, һәр кешенең дә тирән
яралары була, хәтта бөек шагыйрьләр һәм генийларның да җан әрнүләре, хаталары бар, алар да һәйкәл дә, алиһә дә, камил зат та түгел дигән фикерне җиткерү – спектакльнең төп максаты булып тора. Тукай һәм аның иҗаты – ул безнең өчен идеаль. Ләкин ул шул образны кыю һәм үз-үзенә тугры булып, хезмәт итеп тудырган, күпме кыенлыклар, киеренкелекләр аркылы килгән. Яшүсмерләр шуны күрергә, үзләреннән кәнагатьсезлек белән калмаска тиеш. Әгәр дә нинди дә булса эшне яратасың икән, шул юл белән барырга, тукталып калмаска, барып чыкканчы тырышырга, үз-үзеңә ышанычны арттырырга кирәк дигән сүзне Тукай образы аша күрсәтергә теләдек. Без күп очракта яраларны яшерәбез, тик бу юлы без аларны ачтык, күпертер өчен һәм балаларның курку-борчуларын күрсәтер өчен түгел, ә бөтен кешедә дә яра бар, тик аңа карап үзеңә бикләнергә ярамый икәнлеген аңлату өчен» – диде спектакльне сәхнәгә куючы остаз, «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.

Чыганак: “Апуш” татар балалар студиясе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*