tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арборда ничек итеп әрәпә җыйганнар
Арборда ничек итеп әрәпә җыйганнар

Арборда ничек итеп әрәпә җыйганнар

Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала.

Арборлылар әнә шулай күркәм гадәт буенча җигүле ат белән авыл урамнары буенча йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыйган. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау- гөр килеп узган.

Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләкләре белән көтеп алган. Изге теләкләр аша колгага яулык, сөлге бәйләгән. Авыл урамнарына җыр- моң таралган. Елдагыча, Әкълимә апа авылдашларын үзе пешергән тәм-томнар белән сыйлаган.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*