tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада мәктәп театрлары фестивале узды
Арчада мәктәп театрлары фестивале узды

Арчада мәктәп театрлары фестивале узды

Яшь буында туган телгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү максатын күздә тотып, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеена багышлап Арча районында мәктәп театрлары фестивале узды. 

Бәйге «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән исем алды. Җиңүче театр коллективлары үз спектакльләреннән иң матур өзекләрне уйнап күрсәтте. Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияров Гран-при һәм I, II, III нче урыннарга лаек булган театр коллективларын диплом һәм кубоклар белән бүләкләделәр.

Әлеге бәйге-фестивальдә районның 23 мәктәбеннән театр коллективлары катнашты.  Мәртәбәле жюри Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» пьесасын сәхнәләштергән Хәсәншәех төп һәм «Кәҗүл белән Бәркә маҗаралары» спектакле белән чыгыш ясаган Арчадагы 1 нче урта мәктәп театр коллективларын Гран-прига лаек дип тапты. Арчадагы 3 нче башлангыч мәктәп («Шүрәледә кунакта»), Лесхоз урта («Өч кыз»), Кушлавыч төп (Т.Миңнуллинның «Кәрлә – мәктәп баласы»), Яңа Кенәр урта («Имчеләр корбаны»), Арчадагы 6 нчы урта («Сертотмас үрдәк») мәктәпләрнең театр коллективларына I урын бирелде.

Әлеге фестивальдән һәркемнең күңелендә якты нур, матур хатирәләр калды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*