Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Арчада Мөхәммәт Мәһдиев энциклопедиясе төзелә
Арчада Мөхәммәт Мәһдиев энциклопедиясе төзелә

Арчада Мөхәммәт Мәһдиев энциклопедиясе төзелә

Арчада Мөхәммәт Мәһдиев энциклопедиясе төзелә. Дөрес, әлегә электрон форматта. Бу хакта Арча районы мәдәният хезмәткәрләренең еллык хисап җыенында “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Радик Яруллин хәбәр итте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җитәкчесе Ринат Закиров та катнашты.

Проектның координаторы музей хезмәткәрләре һәм аның филиалы – Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина. “Мәһдиев энциклопедиясе” татар әдәбияты тарихында “Тукай энциклопедиясе”ннән соң икенче персонал энциклопедия. Безнең өчен бөек язучы иҗатына нисбәтле бар әйбер – авторның әсәрләре, геройлары, галим-язучының аралашу даирәсе, ул телгә алган тарихи топонимия игътибар үзәгендә. Шул уңайдан Мөхәммәт Мәһдиевне якыннан белгән кешеләрне, галимнәрне хезмәттәшлеккә чакырабыз, – дип хәбәр итте Радик Яруллин.

Бер ел дәвамында электрон энциклопедия өчен 100 дән артык мәкалә язылган. Аларны archamuzei.ru сайтыннан укырга мөмкин. Ә инде фикер-тәкъдимнәрне һәм энциклопедия өчен мәкаләләрне kazanarti@mail.ru почтасына язып җибәрә аласыз.

Шунысын да искәртик, проектка бернинди финанс каралмаган, ул музей белгечләренең  шәхси инициативалары белән  генә башкарыла.

Киләчәктә “Мөхәммәт Мәһдиев энциклопедиясе” тулысынча яңадан редакцияләнеп, аерым китап булып басылып чыгар дип көтелә.

beznenmiras.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*