tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада мөнәҗәтләр бәйгесе йөздән артык талантны җыйды!
Арчада мөнәҗәтләр бәйгесе йөздән артык талантны җыйды!

Арчада мөнәҗәтләр бәйгесе йөздән артык талантны җыйды!

30нчы гыйнварда Арчада “Мөнәҗәтләр – халкыбызның җан авазы” бәйгесе узды. “Шәрык” мәчетенең зур залында Татарстанның Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Теләче һәм башка районнарыннан йөздән артык конкурсант җыелды. Иң яшь катнашучыга – 25 яшь, ә иң өлкәненә – 85 яшь иде. Мөнәҗәтләр бәйгесе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елына, шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Бәйгедә катнашучыларның иҗади чыгышларын компетентлы жюри бәяләде, аның составына Татарстан Республикасының Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, абыстай Сәидә ханым Аппакова, Арча шәһәре сәнгать мәктәбе мөдире Гөлнара Сабирова, Арча районы хатын-кызлар советы җитәкчесе Әлмира Гатауллина һәм Арча районы Мөслимәләр берлеге рәисе Рая ханым Фәтхуллина керде.

Әлеге чара Коръән аятьләре уку белән башланды. Аннары сәламләү сүзләре белән Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм ТР Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина мөрәҗәгать итте. Алга таба катнашучылар дүрт номинациядә мөнәҗәтләр әйтергә кереште.

Конкурска йомгак ясаганнан соң, җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Әлеге чара күмәк рәвештә дога кылу белән тәмамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*