tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада «Татар кызы -2021» бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды
Арчада «Татар кызы -2021» бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды

Арчада «Татар кызы -2021» бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды

Бәйгенең үзәгендә Арча шәһәренең 16  мәктәбенең иң булган, иң уңган, иң чибәр кызлары биш этапта көч сынаштылар. Әлеге бәйгедә мәгарифне үстерү институты доценты, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы да катнашты.

Бәйгене ачып җибәргән Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең җырчы сандугачлары Алмаева Диананың, Гайнетдинова Азалиянең, Надыршина Зиләнең  моңлы тавышлары күңелләрне җилкендереп, моң дәрьясында йөздерделәр.

Бәйгенең максаты һәм бурычы: татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару.

“Тәрбиядән яраладыр тәрбия” дип аталган конкурста кызлар татар халык йолаларын, “Тапкырлык һәм зирәклек ” дип аталган конкурста – татар халкының мәкаль,әйтемнәрен ни дәрәҗәдә белүләрен, “Кулларымнан гөл тама” дип аталучы турда кул эшләрен белү сәләтләрен күрсәттеләр, татар милли  киемнәрен тәгъдим итеп, бию башкардылар.

Соңыннан Татарстан республикасы, Арча муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Эльвира Шамиль кызы катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*