tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар галимәләре Координацион Советының беренче утырышы бишек җырларына багышланды
Татар галимәләре Координацион Советының беренче утырышы бишек җырларына багышланды

Татар галимәләре Координацион Советының беренче утырышы бишек җырларына багышланды

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы канаты астында халык гореф-гадәтләре рухында тәрбия һәм милли мәгариф мәсьәләләре буенча системалы эш алып бару максатыннан, Татар галимәләре Координацион Советы үз эшен башлап җибәрде. Аңа фольклор белгечләре, медицина, логопедия, мәгариф һәм фән өлкәләрендә хезмәт куючы ханымнар керде.

Бөтендөнья татар конгрессында узган беренче утырышта Совет әгъзалары зур тәрбияви көчкә ия, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы – бишек җырлары хакында фикер алышты. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, бүгенге көндә төп бурычларның берсе – балалар бакчасы тәрбиячеләрен, башлангыч сыйныф укытучыларын бармак уеннарына, бишек җырларына өйрәтү тора.

Галимәләр ата-аналарны татар фольклорына җәлеп итүнең төрле ысуллары турында киңәшләште. Фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, төп басымны заманча технологияләргә ясау зарур. Ул YouTube, Instagram, TikTok кебек интернет мәйданчыкларда уңышлы эш алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*