tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Имаметдинов: Тинчурин театры бары тик татар телендә спектакльләр күрсәтәчәк
Туфан Имаметдинов: Тинчурин театры бары тик татар телендә спектакльләр күрсәтәчәк

Туфан Имаметдинов: Тинчурин театры бары тик татар телендә спектакльләр күрсәтәчәк

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов үз сәхнәләрендә бары тик татарча спектакльләр генә күрсәтәлечәген ассызыклады.

«Безнең театрда сәхнәдән татар теле генә яңгыраячак. Татарча начаррак белүчеләр өчен колакчыннар тәкъдим ителәчәк. Безнең театрда әкият персонажларының башка телдә сөйләшә башлавы апокалипсиска тиң булыр иде», — диде ул балалар өчен куелган «Асылкош» спектаклен журналистларга тәкъдим иткәндә.

“Театр артисты Илфак Хафизов белән моннан ике ел элек без бер үк спектакльне ике телдә чыгардык. Без татарча уйный идек, икенче көнне килгән артистлар шуны ук русча уйнады. Без ул чорны үттек», – диде ул. Хәзер үзләренең бары тик татарча гына уйнауларын ассызыклады.

Тинчурин театры яңа ел әкияте буларак Рүзәл Мөхәммәтшинның «Асылкош» спектаклен чыгара. Музыкаль әкиятне театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә.

Премьера 22 декабрьгә тәгаенләнгән. Ул декабрь аенда көнгә 2 мәртәбә 29ына кадәр күрсәтеләчәк.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*