tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры яңа ел әкияте өчен әдәби татар телендәге спектакль сайлаган
Тинчурин театры яңа ел әкияте өчен әдәби татар телендәге спектакль сайлаган

Тинчурин театры яңа ел әкияте өчен әдәби татар телендәге спектакль сайлаган

Тинчурин театры быел балаларга әдәби татар телле әкият әзерләгән. «Асылкош» спектаклен чыгаручы команда тамашачыларны яңа ел әкиятенә чакырды.

«Спектакльне гадирәк сүзләр белән дә эшләп була. Гади тел юлыннан китәргәме, әдәби тел белән эшләргәме дигән сорау тора инде ул. Минемчә, динамика булса, актив хәрәкәт булса, балаларга үзләре ишеткән яңа сүзләр дә кызык булачак», — дип саный «Асылкош җыры» спектакленең режиссеры Туфан Имаметдинов.

Әлеге спектакльдә берничә роль башкаручы Илфак Хафизов пьесаның теле бик шигъри булуын ассызыклады. Ә инде балаларны чиста татар теленә артистлар уйнатып кызыксындырырга тырышачак.

Спектакльнең пьеса авторы шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшин. Спектакльгә музыканы Зөлфия Рәүпова язган.

Спектакль дәвамында сәхнәдә Тинчурин театры оркестры уйнап торачак.

Балалар өчен фойеда да уеннар оештырылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*