tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уртак тел табып эшлиләр
Уртак тел табып эшлиләр

Уртак тел табып эшлиләр

Ульяновск өлкәсе Ишеевка бистәсенең Җәмигъ мәчете карамагында эшләп килүче мәдрәсә бинасында район җитәкчеләре белән очрашу узды.

Әлеге очрашуда район хакимияте башлыгы Сергей Горячев һәм аның урынбасарлары, Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, Ишеевка мәчетенең имам-хатыйбы, өлкә мөфтие урынбасары Наил хәзрәт Гизятуллов, шулай ук район мәчетләре имам-хатыйблары, мәчетләрдә дин дәресләре алып баручы мөгаллимәләр катнашты.

Район хакимияте җитәкчесе Сергей Горячев Ульяновск районы мөселманнарын борчыган һәм кызыксындырган барлык мәсьәләләргә дә ачыклык кертте. Ул Тимирязевское, Бирючевка бистәләрендә һәм Елшанка авылында мәчетләр төзүгә һәрьяклап булышлык күрсәтергә ышандырды. Район башлыгы халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә зур тырышлык куйган өчен имамнарга рәхмәт сүзләрен дә ирештерде. Шулай ук Ишеевка бистәсендә яңа мөселман зираты булдыру өчен җир мәйданы бүлеп бирү мәсьәләсе дә уңай хәл ителде.

“Без – мөселман дин әһелләре, власть органнары белән һәрвакытта да аңлашып, уртак тел табып, бер-беребезгә таянып эшлибез. Районыбыз башлыгы Сергей Олегович Горячев – мөселманнарның чын, якын дусты. Ул безне борчыган барлык проблемаларны да вакытында чишә, гел ярдәм кулы суза. Нәкъ менә аның булышлыгы белән районның өч авылында мәчетләр төзү эшләренә керешәбез. Ишеевкада яңа зират ачу мәсьәләсе хәл ителүенә дә бик шатбыз”,- дип белдерде Наил хәзрәт.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*