tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ашхабадта Халыкара хоккей турнирында Татарстан исеменнән “ОРХИС – Казан” мөселман командасы катнаша
Ашхабадта Халыкара хоккей турнирында Татарстан исеменнән “ОРХИС – Казан” мөселман командасы катнаша

Ашхабадта Халыкара хоккей турнирында Татарстан исеменнән “ОРХИС – Казан” мөселман командасы катнаша

15-21нче апрель көннәрендә Төркмәнстан башкаласы Ашхабадта Халыкара хоккей турниры уза, анда төрле илләрдән 10 һәвәскәр команда катнаша. Татарстан җыелмасын “ОРХИС – Казан” командасы тәкъдим итә, аның составында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә республика мөселманнары уйный. ОРХИС – узган ел Казанда оештырылган ислам илләренең хоккей үсеше оешмасы.

Турнирда барлыгы түбәндәге командалар катнаша: Galkan (Төркмәнстан), Ice Box Iran Mall (Иран), Oman Nationals (Оман), BIHC (Бәһрәйн), Feniks (Үзбәкстан), Volat (Беларусь), Akmola (Казахстан), Dordoi (Кыргызстан), ОРХИС (Россия), Turkiye (Төркия).

Турнир кысаларында алар бишәр командадан торган ике төркемгә бүленәләр. Төркемнәрдә икенче урыннар бронза медальләр өчен көрәшәчәк, ә җиңүчеләр төп трофейны алачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*