Астанада Татар киносы көннәрендә “Мулла” фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Казахстан Татар конгрессы хәбәр итә.
Астанада Татар киносы көннәре 4-5 июль көннәрендә узачак.
- “Мулла” – Туфан Миңнуллинның шул исемдәге әсәре буенча төшерелгән. Аның нигезен яшь хәзрәтнең хәзерге чордагы динсезлек, ваемсызлык белән көрәшүе тәшкил итә. Фильм Татарстанның Әтнә районында төшерелгән. Режиссеры- Әмир Галиәскәров, Рамил Фазлиев.