tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атаклы батыр истәлегенә
Атаклы батыр истәлегенә

Атаклы батыр истәлегенә

Узган җомга һәм шимбә көннәрендә “Шинник” спорт комплексында, инде менә егерме тугызынчы мәртәбә, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш турниры үткәрелде.

Гомер дигәнең аккан су кебек тиз уза. Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, ике дистә елга якын илнең авыр үлчәүдәге иң көчле көрәшчесе булган Данил Галиевнең (1948-1993) арабыздан вакытсыз китүенә дә инде өч дистә ел узды. Исән булса, быел аңа 75 яшь тулыр иде.  Вафатына бер ел тулган көннәрдә, үзе тренер булып эшләгән “Юбилейный” спорт сараена (хәзерге “Шинник”) республиканың башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан да көрәшчеләрне чакырып, Данил батыр истәлегенә беренче мәртәбә турнир оештырылганда, аның ныклы традициягә кереп китәсен әле белми идек. Моңа кадәр бу бәйге бары тик 2020 елда гына, коронавируска бәйле катгый чикләүләр аркасында, булмый калды.

Беренче бәйгедә нибары 7 команда катнашкан булса, быел алар 32гә җыелды. Ярышны изге коръән аятьләре белән башлап, Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов спортчыларга фатыйха бирде. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин, “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең профком рәисе урынбасары Фәнис Октябрев, Татарстан көрәш федерациясенең башкаручы директоры Марсель Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм “Шинник” спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев чыгыш ясап, көрәшчеләргә уңышлар теләделәр.

Ике көн  барган көч сынашу бик киеренке булды, чөнки бирегә республиканың танылган көрәшчеләре җыелган иде. Көрәш дөньясында яңа батырлар барлыкка килә, алар гел беренче булырга күнеккән лидерларны кысрыклый. Әйтик, исемнәре көрәш сөючеләргә яхшы таныш булган  Эльдар Хәмитов (Чаллы), Фәрхәт Фәйзуллин (Теләче), Муса Галләмов, Илмир Төхвәтуллин (соңгы икесе Лаешка ялланган) өченче урыннан югары күтәрелә алмадылар.

Инде түбәнкамалыларга килсәк, безнекеләр арасыннан иң зур уңышка Шамил Локманов иреште. 65 килограммга кадәрге үлчәүдәгеләрнең финалында ул үзенең бик  җитди көндәшен – Россиянең атказанган спорт остасы Алексей Абрамовны (Алексеевск районыннан, хәзерге вакытта Лаеш өчен көрәшә) җинеп, беренче урынны алды. Сүз уңаеннан, Шамилнең бу инде Данил турнирларында дүртенче җиңүе (2014, 2015, 2018 елларда да шундый ук зур уңышка ирешкән иде). Тагын бер көрәшчебез – Константин Морозов, 130 килограмнан авыррак үлчәүдәгеләрнең ярымфиналында Россиянең атказанган спорт остасы Фәрхәт Фәйзуллинны җиңеп, финалга уза алган иде, әмма анысында үзеннән шактый зуррак гәүдәле Арча пәһлеванына оттырып, икенче урын белән канәгатьләнергә мәҗбур булды.

Калган спортчыларыбыз үзләрен әлләни күрсәтә алмадылар. Шуңа күрә, командалар беренчелегендә түбәнкамалылар бу юлы тагын призлы урыннарның берсенә дә эләгә алмады. Соңгы елларда моның гадәти хәлгә әйләнеп баруы кызганыч, әлбәттә. Тик менә шунысы да бар: беренче өчлеккә кергән Лаеш, Әлмәт һәм Теләче командаларының нигезен читтән яллап китерелгән “легионерлар” тәшкил итә (көрәшкә дә футболдан һәм хоккейдан шундый начар үрнәк йокты). Шөкер, Түбән Кама командасының ул яктан намусы чиста – көрәшчеләребезнең барысы да үзебезнекеләр, читтән сатып алу көненә калмаган. Киресенчә, бездә тәрбияләп үстерелгәннәрне читтән “аулау” мисаллары аз түгел…

Менә өченче мәртәбә инде, бу турнир “кушымталы” булды: зурларның гадәти бәйгесе белән беррәттән, 12-17 яшьлек малайлар өчен танылган җырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган  аерым ярыш та оештырылды. Монысында инде безнекеләрнең мактанырлыгы бар: унбиш команда арасында түбәнкамалылар беренче урынга чыкты. Бу уңышка үз авырлык үлчәүләрендәге яшьтәшләре арасында җиңү яулаган Әмир Хафизов һәм Антон Рассказов, икенче урынны алган Булат Гәрәев зур өлеш керттеләр. Түбән Каманы көрәшчеләр ягы итеп таныткан батырларга лаеклы алмаш булып үсәрләр, дип өметләник.

Виктор Шадрин

Фотоларда:Рамил Муллин чыгыш ясый; көрәшнең кискен мизгеле; Мактау пьедесталының иң югары баскычында – Шамил Локманов.

Айрат Сәгыйтов фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*