tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярми авыл мәдәният йортында “Татар малае, татар кызчыгы-2023” конкурсы узды
Ярми авыл мәдәният йортында “Татар малае, татар кызчыгы-2023” конкурсы узды

Ярми авыл мәдәният йортында “Татар малае, татар кызчыгы-2023” конкурсы узды

Башкортстанның Чишмә районы Ярми авыл мәдәният йортында “Татармалае, татар кызчыгы-2023″ балалар конкурсы узды. Аның шартлары буенча, бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның катнашырга, 5-7 яшьлек конкурсантлар үз визиткаларын тәкъдим итәргә, коллектив өй эшен әзерләргә, төрле сынаулар үтәргә тиеш.

Мәҗбүри шарт барлык биремнәр татар телендә үтәлә. Жюри нәтиҗәләре буенча, «Татармалае-2023» һәм «Татар кызчыгы-2023» җиңүчеләрен сайлый .

Конкурс этаплары: Визитка һәр катнашучы үзе, гаиләсе, үз мавыгулары турында сөйләде. Иҗади номер башкаручылар талантларын күрсәтте, музыкаль номер башкардылар. Милли ризыкны тәкъдим итеп һәр катнашучы милли ризык алып килде, аны ничек әзерләгәннәре, кем белән әзерләгәннәре турында сөйләргә тиеш иде. Аларга бу эштә әниләре ярдәм иткән.

«Кем тизрәк? ” конкурсында командадан 2 катнашучы тизлек һәм сыйфат өчен фасоль һәм борчакны аерырга тиеш иде. Жюри карары буенча «Тата малае-2023» титулы Фатыйхов Ранельгә — Уфа шәһәренең Дим районы 115 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчегә бирелә, ә «Татар кызчыгы — 2023» титулын Дүртөйле шәһәреннән Бимятова Джанета алды.

Барлык конкурсантлар да «Ак калфак»татар хатын-кызлары берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы исеменнән катнашучылар Дипломнары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Рузил Имамов

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*