tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралия континентында “Татарча диктант” яздылар
Австралия континентында “Татарча диктант” яздылар

Австралия континентында “Татарча диктант” яздылар

Бүген Австралиянең Аделаида шәһәрендә урнашкан Ләйлә Садри исемендәге мәдәни үзәккә милләттәшләребез татарча диктант язарга җыелды. Иң яшь язучы Шакирәгә – 13 яшь, иң олы язучы Наил абый Габитовка – 80 яшь. Урта буын вәкилләре диктантны кирилл графикасында язсалар, яшьләр латинда язды.

Диктант ахырында  бергәләшеп “Туган тел” җырын башкарылды. Чараны татар милли ризыклары белән чәй эчү белән тәмамланды.

Шулай ук диктант язуга онлайн форматта Сидней, Мельбурн һәм Перт шәһәрләреннән милләттәшләр дә кушылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*