tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядән Кукмарага җирсү хисе алып килә
Австралиядән Кукмарага җирсү хисе алып килә

Австралиядән Кукмарага җирсү хисе алып килә

24-25 сентябрьдә Кукмарада “Ак калфак” чакыруы буенча Австралиядә яшәүче татарлар Гайшә һәм Зыя Маски гаиләсе булып китте. Чыгышлары Арпаяз авылыннан булган бу нәсел вәкилләрен соңгы елларда ел саен Кукмарада көтеп алабыз. Аларны бу озын авыр юлга (самолетта очып кайту гына да 24 сәгать) туган якны җирсү хисе, туган-тумачаны табу теләге, балаларына үз Ватаннарын таныту, күрсәтү омтылышы этәрә. Беренче көнне әби-бабаларын искә алып зиарат кылу, үзләренең дә өлеше кергән мәчеттә булу,яңа төзекләндерелгән “Акъяр” чишмәсенен саф суын авыз итүләр аларны чиксез дулкынландырды.

Көннең икенче яртысында аларны Кукмара музеенда “Ак калфак” әгъзалары көтеп тора иде инде. Анда шулай ук күппрофильле лицейның һәм Мәмәшир мәктәбенең “Ак калфак” балалар оешмасыннан да делегатлар катнашты. Ә инде Төрекмәнстаннан һәм Ленинградтан кунаклар булуы ямь өстенә ямь булды. Утырышта туган тел,глобальләшү чорында аны саклап калу, үстерү проблемасы турында җитди сөйләшү, фикер алышу булды

Кунаклар “Кояшкай” балалар бакчасында булдылар..Коллектив яңа гына “Исемең матур,кем куйган?” проектын башлап җибәрде.Һәр ата-анага балаларының исемнәренең мәгънәләрен ачыкларга, шәҗәрә төзү өчен әби- бабаларын белергә дигән максат куелган.Эш башланган:балаларның күбесе исемнәренең нәрсә белдерүен белә, шәҗәрәләр дә килә башлаган.Балаларның җыр-биюгә оста булуы да сокландырды кунакларн.Һәркайсы милли татар киеменнән.Бакчада милли орнаментларны читеккә, алъяпкычка төшерү буенча дәресләр үткәрелә, инде бу юнәлештә күп кенә материал тупланган. тәрбияли. “Ак калфак” члены Лена Зарипова заманча изү-күкрәкчә эшләү буенча мастер-класс үткәрде.Кунаклар да тәҗрибә тупладылар,үзләре белән эш үрнәкләре алып киттеләр.”

Түгәрәк өстәл артында исә милли ризыклардан авыз итеп, балаларга милли тәрбия бирү, туган телне өйрәтү юнәлешләре турында җитди сөйләшү булды.Бу сөйләшү бик үзенчәлекле формада барды: Австралия кунаклары үзләренең эш алымы турында сөйләсә,безнекеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Туган тел гаиләдә өйрәнелә, атнага бер көн татар телен якшәмбе мәктәпләрендә өйрәнәләр.Шулай булса да балаларын иманлы, туган телле итеп тәрбияли алалар икән.Ә бездә балалар 12-14 ел татар теле өйрәнсә дә,сөйләшү дәрәҗәсе ташка үлчим булып кала.Мондый чагыштырулар уйланырга мәҗбүр итә.Чөнки без гаепне гел үзебездән түгел,читтән эзлибез.Ике як та киләчәктә бергәләшеп, интернет аша аралашып, тәҗрибә

уртаклашып яшәргә кирәк икән дигән уй-теләкләр белән таралыштык.Афаәрин, бу көн коллкетивта “Ак калфак” төзелү көне булып тарихта калыр, киләчәктә милли тәрбия бирү юнәлешендә иң алдынгылар сафында булыр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*