tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык
Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык

Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык

Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык булуын исбатлап тору кирәкмидер. Биг­рәк тә, мәктәпләрдә татар сыйныфлары, балалар бакчасында татар төркемнәре булмаган җирлектә милли мохитне сак­лау, халыкны берләштереп тору бурычы тулысынча мәчеткә һәм дә мәдәни­ят хез­мәткәрләре җилкәсенә төшә.

Удмуртиянең Кияс районы Тауҗамал авылында нәкъ шушындый хәл. Мәчет авыл кешеләренең җыелышу урыны да, аралашу үзәге дә булып тора. 2018 елдан бирле мәчеттә Роберт хәзрәт Газизов имам вазифасын үти. «Моңарчы зиратны тәртиптә тоту, авылдашларны җыеп, өмәләр уздыру эшенә генә алынган идем. Миңа кадәр эшләгән муллабыз олыгайгач, аңа йөрү кыенлашкач, авылдашлар: «Әйдә, бу эшкә син алын. Син бит үз авылыбыз кешесе, монда гомер кичердең», – дип, мине үгетли башладылар. Тәвәккәлләп ябышкан идем, имам кешегә гарәпчәне белү мәҗбүри дип әйттеләр дә, тагын икеләнеп калдым. Авылыбыз башка мәчетле авыл-шәһәрләргә ерак булгач, кирәк булган саен читтән муллалар килеп йөри алмый. Дөнья булгач, төрле хәлләр була, кеше дә үлә, Коръән ашлары да уздыралар, дини бәйрәмнәр оештырып, халыкка гореф-гадәтләребезне сеңдерергә дә кирәк. Кеше сорап килгәч, үтенечләрен кире кагып та булмый. Мин, әлбәттә, махсус укып кайткан белгеч түгел инде», – ди уңайсызланып кына Роберт абый.

Без килгәндә, ул урамда суүткәргеч торбаларны рәткә китереп йөри иде. «Йортларга су килми башлады, күршеләребез белән шуны карый идек. Әйдәгез, өйгә рәхим итегез, чәй эчәбез», – дип, хәләл җефете Рамилә ханым белән ачык йөз, кунакчыллык күрсәтеп каршы алдылар.

Өйгә үтү белән залдагы өстәлдә укырга битләре ачылган «Яңарыш» газетасы күземә чалынды.

– Укыйсыз икән, рәхмәт! – димен, сөе­нечемне яшермичә. Удмуртиядәге бердәнбер  татар басмасын яздырып алган кешене күр­сәм, аның республикадагы татар тормышы белән кызыксынуын, андагы татарлыкны тойгандай булам.

– Әлбәттә, укыйбыз. Мин аны 20 ел тараттым да әле. Мин бит почтальон булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Авылыбыздагы һәр татарны «Үзебезнең газетага язылмыйча кала күрмәгез»,  – дип үгетләп йөрдем. Хәзер елдан-ел почтальоннарның букчалары юкарганнан-юкара, кешеләр газетага язылырга атлыгып тормыйлар, – ди Рамилә ханым.

Төп шушы авылныкы булган Роберт абый һәм Рамилә Газизовлар 38 ел бергә гомер кичерәләр. «Шушында тудык, үстек, калган гомеребезне дә имин генә яшәп, шушында үткәрергә язсын», – ди алар. Үзләре ике ул үстергәннәр, хәзер оныклар белән юаналар.

«Сез яшь чакта татарча белем алдыгызмы, татар телен ничек шулай яхшы беләсез?»  – дип кызыксынам алардан.

– Без укыганда, татарча укыту юк иде. Әдәби телне бар нечкәлекләре белән белеп бетермәсәк тә, авылча, татарча сөйләшеп үстек. Балаларны да шулай өйрәттек. «Яңарыш» газетасында кайбер белмәгән сүзләрне олырак кешеләрдән сораштырам. Шушы газетаны укып, татарча укырга өйрәндем, язуын бик дөрес яза алмыйм. Хәзер менә гарәпчә өйрәнеп киләм.

Көзен мәчетебездә укулар башлана. Атна саен Сарапулдан хәзрәтләр килә, алардан белем алабыз. Кирәк чакта шалтыратып та киңәш сорарга туры килә. Әхмәт хәзрәт, Габделкәрим хәзрәт укытырга килеп йөри. Баштарак Сабит хәзрәт тә бик булышты.  Рәхмәт аларга. Алардан белмәгәнне сорап, үзем китаплардан, Интернеттан күп нәрсәгә өйрәнеп, эшлим инде булдыра алганча. Дини китаплар, мөселман календарьлары сатып алам. Дини белемемне шулай әкренләп тулыландырам.

– Һәр авылның үзенең тәртибе, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Бүгенге көндә гыйлемле дин әһелләренең сезгә биргән киңәшләре белән авылдагы йолалар тәңгәл килмәгән очраклар буламы?

– Ничек булмасын, була инде. Әби-ба­ба­ларыбыздан килгән әүвәлге тәртипне санламыйча, «Хәзер яңа форма, болай эшләргә ярамый», – дип ,ничек кинәт кенә алып атасың. Шуңа теге ягын да, бу ягын да исәптә тотып эшләргә тырышабыз. Дингә, әхлак кагыйдәләренә зыян гына килә күрмәсен.

– Мисал өчен, укып кайткан муллалар үлгән кешенең өчесен, җидесен үлгән көненнән уку дөрес, күмгән көненнән түгел, дип баралар, сездә ничек?

– Бездә дә булды ул. Хәзер анысы ярамый, монысы ярамый, дип ябышсак, бөтенләй Коръән укымыйбызмыни? Шундый каршы­лыклар чыкмасын өчен өчесе, җидесе дип әйтмибез хәзер, «Коръән ашы» дибез.  Алай тартыша башласак, халыкны диннән чит­ләштерәбез.

– Халык мәчеткә йөриме? 

– Безнең авылда яшәүчеләрнең күбесе өлкәннәр. Мәчеткә йөрүче аз. Ураза һәм Корбан бәйрәменә җыела инде халык. Ә җомга намазына мин барам да, бер-ике хатын-кыз була. Югыйсә, хәзрәтләр хатын-кыз җомга намазын өйдә генә укыса да була, диләр. Хәзер шулай дисәм, бөтенләй мәчеткә килүче бетәчәк. Мәчеткә килү ярамый торган эш түгел бит, йөрсеннәр. Яшьләр йөрми мәчеткә, шунысы аяныч. Ә шулай да, соңгы елларда өмәләр уздырганда, зиратны, мәчетне  чистартырга яшьләр күбрәк килә башлады.

– Гаетләрдә, ашларда нинди телдә аралашасыз? Вәгазьләрне кайсы телдә сөйлисез?

– Кем ашка чакыруына карап. Яшьләр чакыра икән, алар татарча белмиләр, урысча аңлатырга тырышабыз. Тауҗамалда гына түгел, Байсар, Подгорное авылында да татарлар бар. Анда әле катнаш гаиләләр күп. Кемнеңдер ире, кемнең хатыны рус яки удмурт милләтеннән. Андыйларга баргач, Коръәнне укыйбыз да, телисеңме- теләмисеңме вәгазьләрне русча аңлатырга туры килә. Катнаш гаиләләр күп булганга да, бәлки шулайдыр инде ул.

Җәлил хәзрәт әйтә: «Без хатын-кыз татар, ире рус булса, никах укымыйча, дөрес эшләмибез. Балаларга тәрбияне күпчелек әни кеше бирә, ди. Ә рус кызы татар егете белән өйләнешсәләр, никах укыйбыз. Әйтерсең, рус кызлары балаларына татарча тәрбия бирә».

 

Мин дә ризалашып бетмим бу кагыйдәләр белән.

– Вәгазьләр дигәндә, алар күпчелек нинди темага сөйләнә? Халыкка җиткерәсе төп мәсьәләләрнең кайсылары актуаль дип саныйсыз?

– Мине борчыган сорау – әлбәттә, яшьләрне дин белән кызыксындыру, аларны мәчеткә җәлеп итү. Гаиләләрдә татар телендә аралашуларын, әби-бабайларның оныкларына дин нигезләрен кечкенәдән сеңдерүен телим, шуңа өндим. Руслашып бетмик иде. Шуңа вәгазьләрем дә күпчелек шушы хакта. Менә телевизордан карыйм: хәтта Америкада да татар телен югалтмас өчен, балаларын өйрәтергә тырышалар. Ә безнең монда татар телен өйрәнергә шартлар уңайрак, китаплар сатып алу, газетага язылу, татар тапшыруларын карау мөмкинлегебез бар. Кызганыч, шул мөмкинлекләрне кулланучылар көннән-көн кими.

– Катнаш гаиләдә гомер кичергән ир белән хатынны аерым зиратларга җир­лиләрме?

– Төрле очраклар бар. Хатыны удмурт булып та, татарча кәфенлеккә төреп җирләдек бер гаиләдә. Чөнки ул мөселман динен кабул итте. Ире белән бер зиратта булсын өчен, балалары татарча җирләргә кушты. «Без татар зиратына табут белән күммибез», – дип, мәет булса, алдан аңлатабыз.Үлгән кешеләрне читтән дә алып кайталар.

– Һөнәрегез буенча сез кем?

– Хәзер мин – лаеклы ялда. Гади хезмәт кешесе инде мин, эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Тракторлар төзекләндерә торгач, техника җене кагылды. Кечкенә тракторларны кулдан җыю белән мавыгып киттем. Әллә ничә трактор җыеп саттым. «Дружба» моторларын куеп, печән чапкычлар ясадым. Моннан тыш, бал кортлары тотам. Хуҗалыгыбызда хәзер эре маллар тотмыйбыз, кәҗәләр, кош-корт асрыйбыз, тормыш иптәшем белән яшелчә-җимеш үстерәбез. Авылыбыз кечкенә булса да, табигате бик матур. Мәчетебезне дә күреп китегез. Ул бик гүзәл урында урнашкан. Авылдашларымның күмәк ярдәме белән мәчет көннән-көн матурлана, төзекләнә бара.

– Элегрәк, кайчан да булса, дин юлына басармын дип уйлый идегезме?

– Күңелем белән үземне мөселман итеп тойсам да, имам булырмын дип, күз алдына да китерми идем. Әлбәттә, авылдашларым бу эшне миңа ышанып тапшырган икән, бу – минем өчен зур җаваплылык. Мин моны тоеп, үзлегемнән дини гыйлем туплау өстендә һәрдаим эшлим. Үзем белмичә кылган кимчелекләрем өчен, Ходай кичерә күрсен. Әйтеп үтүемчә, безгә Сарапул хәзрәтләре ярдәм итә. Көзен октябрь аеннан дин дәрес­ләре башланып китә, алар укытырга киләләр. Бирегә дин сабакларын, гарәпчә өйрәнергә хатын-кызлар, берничә ир-ат, Киястан бер яшь егет йөри. Барлыгы 10лап кеше җыела. Авылыбызга нур чәчеп торучы мәчетебез булуы – Тауҗамал халкы өчен зур бәхет. Мәчетебез ишекләре беркайчан да ябылмасын, ИншаАллаһ, – ди Роберт хәзрәт Газизов.

Эльмира Нигъмәтҗанова 

Чыганак: yanarysh.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*