tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл тарихы китапта мәңгеләштерелде
Авыл тарихы китапта мәңгеләштерелде

Авыл тарихы китапта мәңгеләштерелде

Самараның “Слово” нәшрият йортында Рәсимә Шакирова (Бекерова) авторлыгында “Старое Зеленое от истоков до наших дней” (Иске Зеленай авылы борынгыдан – бүгенгәчә) дип аталган яңа тарихи китап дөнья күрде. Аны басмага әзерләргә Туган як татарлары тарихын өйрәнү җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов булышты.

Китапта Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районы, Иске Зеленай авылы тарихы тасвирлана. Аны басмага әзерләгәндә, автор архивта сакланган документларны киң кулланган, элек басылып чыккан чыганаклардан файдаланган, шулай ук авыл кешеләре язып барган көндәлекләрдән, истәлекләрдән мәгълүмат җыйган.

Статистикага караганда, революциягә кадәр авылның үсештә булуын күзалларга мөмкин – йортлар, анда яшәүче халык, мәчетләр саны да, эшкәртелә торган җирләр күләме дә һәрдаим арта баруын күрәбез. XVIII гасыр башыннан авыл морзалар саны белән дә дан тоткан. Бу авылдан патша заманында рекрутка алынган ирләр исемлеге дә шактый зур. Россия императоры армиясендә хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар саны да бихисап. Бу мәгъүматлар барысы да архив документлар белән раслана.

“Шушы аерым алынган авыл тарихына таянып, XVII гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр зур илебезнең тарихын күзалларга да мөмкин. Иске Зеленай авылы Россия тарихының аерылмас бер бите генә булса да, XVII гасырда Зеленовка елгасы буена килеп урнашкан халык, XXI гасырга кадәр үсештә булып, иң зур поселениеләрнең берсенә әверелгән. Димәк, ул туган ягыбыздагы татар авыллары тарихында зур урын алып тора”, – дип яза 500 битле китапка аннотация язган Шамил Галимов.

Яңа басма Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортындагы татар җәмгыятьләре бүлмәсендә саклана. Якын арада аны, шулай ук, Самара өлкә китапханәсеннән алып укырга да мөмкин булачак.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*