tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл юбилеена – клип
Авыл юбилеена – клип

Авыл юбилеена – клип

Камкалы Алимҗан абый Орловның “Навеки вместе” исемле икенче ки­табындагы мәгълүматка таянсак, Луговое ягыннан Пьяна ел­гасы аша күперне кичеп Камкага керә торган юл кырыена Рифат Әхмәт улы Мангушев 2017 елда ук туган авылының барлыкка килгән елын (1603) күрсәтеп, матур гына ярым айлы стела эшләтеп куя. Димәк, Кам­кага быел 420 ел.

Авылның шушы олуг юбилеена багышлап, 21 май көнне биредә музыкаль клип төшерә башлады­лар. Яшь вакытта Камкага укытучы булып килгән, аннары туган яклары Татарстанга кайтып киткән Сөмбелә Абдуллина бормалы Пьяна буенда ур­нашкан авылны сагынып, “Онытылмаслык Камка” исемле шигырь яза, ә талантлы автор-башкаручы Дамир Фәйсханов аны көйгә сала һәм нәкъ менә шул җырга бер төркем камкалылар бүген клип ясау белән мәшгуль дә.

Иҗат төркеме бу эшне камкалы Рифат Әхмәт улы һәм Венера Хайдәр кызы Мангушевларның капка төбеннән башлады, чөнки соңгы вакытта Рифат абый туган авылына нык булыш­кан. Стеладан гайре, клубка бильярд, телевизор, светомузыка бүләк иткән, ә авылдашларының сәламәтлеген кайгыртып, мәктәптә урын алган һәм 10 җиһаздан торган тренажерлар җыелмасы, спорт залына электрон табло сатып алып биргән. Ә хәзер менә Камканың 420 еллыгына бүләк итеп, туган авылы турында өр-яңа клип эшләтә. Аның төп герое, җырчы һәм композитор Дамир Рәшит улы белдергәнчә, якын киләчәктә шушы клип барлык телевизион һәм интернет музыкаль мәйданчыкларда урын алачак һәм яңгыраячак.

Иншалла, шулай була күрсен. Әмма ләкин моны исә Камканың 420 еллыгына багышланган чараларның беренче карлыгачы дип кенә кабул итеп аласы килә. Шуңа күрә, авылга нигез салучы­лар рухына аш мәҗлесе коручылар да, сабантуй оештыручылар да, бәлки, табылыр әле. Ә Рифат Әхмәт улының туган авылына куйган игелеге олы хөрмәткә лаек.

Олег ХӨСӘИНОВ.

Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*