tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Авылым чишмәсе” конкурсында катнашырга чакырабыз!
“Авылым чишмәсе” конкурсында катнашырга чакырабыз!

“Авылым чишмәсе” конкурсында катнашырга чакырабыз!

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы  “Авылым чишмәсе” дип исемләнгән конкурс оештыра. Бүген аңа старт бирелде. Бәйгенең максаты – татар авылларындагы чишмәләрне саклау һәм аларның төзеклеген күрсәтү. Авылларда яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрен, игелекле меценатларын үрнәк итеп,  аларның изге гамәлләрен барлау.

Конкурс ике номинация буенча үткәрелә. “Авылым чишмәсе” – (инстаграмда фотолар, яисә видео урнаштыру, мәгълүмат бирү) һәм “Авылым чишмәсе” – инша язу. Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар һәм конкурсның Гран-при иясе билгеләнәчәк.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. “Авылым чишмәсе” конкурсы 30 нчы августтан 20 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 30 нчы сентябрьдә игълан ителә.

“Авылым чишмәсе” дип исемләнгән конкурсның таләпләре белән нигезләмәдә таныша аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*