tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Авылым мәчете” фотоконкурсында Ютазы һәм Арча мәчетләре җиңеп чыкты
“Авылым мәчете” фотоконкурсында Ютазы һәм Арча мәчетләре җиңеп чыкты

“Авылым мәчете” фотоконкурсында Ютазы һәм Арча мәчетләре җиңеп чыкты

Азнакай мөхтәсибәтенең (Татарстан)  aznislam.ru сайты оештырган «Авылым мәчете» фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурста республиканың 9 районыннан 14 авыл мәчете катнашты. 5500 кеше он-лайн тавыш бирде.

Иң күп интернет тавышны Ютазы районы Кече Урыссу авылы мәчете фотосы җыйды, авторы Алинә Шәрифуллина.

Шулай ук фотоларны бәйсез жюри бәяләде. “Иң яхшы авыл мәчете фотосы” номинациясендә беренче урынны Арча районы Яңа Кырлай авылы мәчете фотосы (фотоны 13 яшьлек Таңсылу Сабирова төшергән) алды.

Фото татар авылы рухын чагылдырганы өчен югары бәяләнде. Заманча мәчетләр белән чагыштырганда бу иске мәчет бик җыйнак. Калкулык өстенә салынган иман йорты күп еллар дәвамында бик күркәм сакланып, авыл горурлыгы булып торуын дәвам итә.  Иман йорты авыл халкының үткәне белән бүгенгесен бәйли. Шул рәвешле бу фото конкурсның төп темасын – авылым мәчете дигән сүзләрне ачып бирә.

Беренче урыннарны алучыларга 3000 сумлык бүләк сертификатлар тапшырылды, башкаларга да бүләкләр өләшенде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*