tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Гайнуллин Мәскәүдә яңа ел концерты бирә
Айдар Гайнуллин Мәскәүдә яңа ел концерты бирә

Айдар Гайнуллин Мәскәүдә яңа ел концерты бирә

26 декабрьдә Мәскәүнең халыкара музыка йортының театраль залында танылган музыкант Айдар Гайнуллин Яңа ел бәйрәменә багышланган концерт бирәчәк. Сәхнәдән иң билгеле, зур популярлык казанган танго көйләре яңгыраячак. Тамашачылар хозурына Астор Пьяццолла, Анхель Вилольдо, Родольфо Фальво, Ежи Петерсбурский һәм Айдар Гайнуллин үзе иҗат иткән могҗизалы танго музыкасы тәкъдим ителәчәк.

1465352_10151821787925794_1449552011_nТамаша “Яңа елның сөю тангосы” (“Новогоднее танго любви”) дип атала. Айдар белән бергә татар тамашачысына яхшы таныш Мәликә һәм “Эйфория” ансамбле чыгыш ясаячак.

Айдар Гайнуллин – дөньякүләм билгеле баянист, белгечләр аны феноменаль виртуоз дип атыйлар. Музыкант композитор һәм җырчы буларак та яхшы билгеле. “Эйфория” фильмына язылган музыкасы өчен ул РФнең “Ника” кинематографик премиясе лауреаты. Баянчылар һәм аккордеонистлар арасындагы 18 халыкара конкурс лауреаты. Һөнәри осталыгында зур югарылыкларга ирешкәне өчен Айдар Гайнуллин 2003 елда РФ Президентының “Россия талантларының алтын китабы”на кертелде. Бүгенге көндә Айдар Германиядә яши.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*