tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Хәлимнең яңа китабы чыкты
Айдар Хәлимнең яңа китабы чыкты

Айдар Хәлимнең яңа китабы чыкты

Бу ел Әдәбият елы дип игълан ителсә дә, китапханәләрдә әдәбият һәм иҗат дөньясына бәйле вакыйгаларның беркайчан да тынганы юк. Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә күренекле язучы Айдар Хәлимнең “Кырык тартма” исемле өр-яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Чараны татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Рәйсә Салихова оештырды.

Кичә Айдар Хәлим сүзләренә язылган, Резеда Алмакаева, Нияз Хәмәтшин, Разия Гайнуллина, Илсөяр Зарипова башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. “Кырык тартма” – жанр ягыннан татар әдәбиятында яңа алым – “шыгыр” формасында язылган. Бу турыда Айдар Хәлим әлеге җыентыгына язган кереш сүзендә болай ди: “Шыгыр” формасы миңа тирә-як мохиткә, безне уратып алган тере тормышка, заманга, замандашларга һәм хәтта үземә секунд эчендә объектив бәя бирү мөмкинлеген ача. Аларда бернинди мәкер, хөсетлек, кешегә зыян салу, пычрак сәясәт, алдан уйлап эш итү дигән нәрсә юк. Аларның юнәлеше – кешене һәм үземне төзәтергә, камилләштерергә омтылу”. Чара барышында сәхнәдән дә автор башкаруында берничә шыгыр яңгырады. Әмма 17 бүлектән, 400 биттән арткан, язылу вакыты  58 елны үз эченә алган җыентыкта тарихи сәхифәләр, заманави чолганышлар, төрле яшәеш манзаралары белән дә очрашасың. Биредә Буш, Горбачев, Ельцин, татар шагыйрьләре һәм зыялыларына да атап әйтелгән төртмә сүзләр җитәрлек. Шуңа күрә әлеге җыентык биредә катнашкан шәһәребез зыялылары, сәнгать әһелләре, педагоглар, китапханәчеләр, китап сөючеләр арасында шактый кызыксыну һәм сораулар уятты.

“Күп кенә шыгырларым хәзергә бу китапка кермәде. Алары үз вакытлары җиткәч дөнья күрерләр. Әлегә миннән яңа китап көтегез. Анысы заманында Америкага булган сәяхәтем турында”, – диде Айдар Хәлим бәйрәм соңында. Авторның бу иҗат җимешенең дә тәкъдир итү урыны, гадәттәгечә, шәһәребез үзәк китапханәсе булыр дип уйлыйбыз. Язучының өр-яңа китаплары тәүге мәртәбә чаллылылар хозурына чыгарыла бит.

Гөлназ Шараева,
“Шәһри Чаллы” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*