tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай үзәк китапханәсендә төбәкчеләр фикер алышты
Азнакай үзәк китапханәсендә төбәкчеләр фикер алышты

Азнакай үзәк китапханәсендә төбәкчеләр фикер алышты

Төбәкчеләр танылган тарихчы-археолог, Татарстанның татар төбәкчеләре оешмасы рәисе, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты профессоры Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов белән очраштылар.

Очрашуда катнашучылар «Татар тарихында күренекле шәһесләр» темасына түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.

Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Каюм Насыйри һәм башка бөек шәхесләребез видеотасма аша күз алдыннан узды. Бөек шәхесләребезне мәңгеләштерү максатыннан, һәйкәлләр салына, музейлар төзелә, китаплар языла…

Биредә нәкъ менә Альберт Борһановлар кебек үткәннәргә битараф булмыйча, киләчәк турында кайгыртып, янып-көеп йөрүче тарихчы-галимнәребезнең өлеше гаять зур.

Бүгенге көндә үз районыбыз тарихын барлауда армый-талмый эшләүче журналист Ясир Хөснетдинов, тарихчы язучы Марсель Гариповның да фикерләре игътибарга лаек иде. Тарихчылар киләчәк буынны тәрбияләүдә батырлар мирасын кулланып, районнарның шәхес карталарын булдырырга кирәклеге турында тәкъдимнәр белән чыктылар.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*