tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Максим Кузнецовның татар теленә үзөйрәткеч китабының презентациясе узды
Максим Кузнецовның татар теленә үзөйрәткеч китабының презентациясе узды

Максим Кузнецовның татар теленә үзөйрәткеч китабының презентациясе узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәрендә. Биредә Максим Кузнецовның «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» дип аталган китабының презентациясе узды.

Максим Кузнецов – ул Ижевск шәһәрендә туып-үсеп, соңгы елларда Санкт-Петербургта төпләнеп яшәүче тел белгече, тәрҗемәче һәм этнолог. Ул рус телле аудитория өчен татар телен өйрәнү методикасын булдырган.

12 дәрестән торган басмада татар теленең мөһим категорияләре, аның грамматикасының нигезе аңлатыла. Темаларның махсус рәвештә төзелгән тәртибе материалны нәтиҗәле үзләштерергә ярдәм итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*