tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районы XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы делегатларын кабул итәргә әзерләнә
Кукмара районы XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы делегатларын кабул итәргә әзерләнә

Кукмара районы XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы делегатларын кабул итәргә әзерләнә

2024 нче елның 4-6 март көннәрендә Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы узачак. Анда төрле төбәкләрдән 800 делегат килүе көтелә. 5 нче март көнне эшмәкәрләр Кукмара районына барып, андагы тәҗрибә белән уртаклашачак.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров Кукмара районында булып, форум делегатларын кабул итүгә әзерлек эшләре белән танышты. Эшмәкәрләр “Нәүрүз”, “Урал” хуҗалыклары, “Адай икмәге” ипи пешерү  эшчәнлеге, шулай ук Кукмара аграр көллиятендә авыл хуҗалыгы тармагына һөнәрләр әзерләү һ.б. белән танышачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*