tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төньяк-Көнбатыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды
Төньяк-Көнбатыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды

Төньяк-Көнбатыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Россия төбәкләренә эш сәфәре дәвам итә. Бүген Санкт-Петербур шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды.

Васил Шәйхразыев 2024 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тормышка ашырылачак мөһим проектлар хакында сөйләде. Ул 2024 елны ил башлыгы Владимир Путинның “Гаилә елы” дип игълан итүен, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан  “Шәхесләр елы” дип игълан ителүен әйтте. “Гаиләнең нигезен дә күркәм шәхесләр бизи. Һәр төбәкнең, авылның, урамның, гаиләнең үз шәхесе була. Күбебезгә билгеле әдипләр, сәнгать әһелләре белән беррәттән, бүгенге көн шәхесләрен дә барлап чыгу кирәк,” – диде ул.

Милли Шура рәисе март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды.

Шулай ук Васил Шәйхразыев татар иҗтимагый оешмалары активистларына дәүләт бүләкләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*