tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара районы бүлекчәсенә җитәкче сайланды
Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара районы бүлекчәсенә җитәкче сайланды

Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара районы бүлекчәсенә җитәкче сайланды

Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара районы бүлекчәсе җитәкчесе итеп эшмәкәр Нияз Хәбибрахманов сайланды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, БТКның Татарстан бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һ.б. катнашты.

Нияз Хәбибрахманов Кукмара районының Балыклы авылында туып үскән. Хәзерге вакытта биредәге “Урал” җәмгыяте директоры. Кукмарада XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумында катнашучылар өчен оештырылачак чараларга әзерлек эшендә актив катнашучыларның берсе.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров 5 мартта XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы делегатларын Кукмарадагы эшчәнлек белән таныштыру буенча район башлыгы Сергей Димитриев белән сөйләште. Очрашуда кунакларга күрсәтеләчәк оешмалар исемлеге хәл ителде, әзерлек эшләре турында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*