tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда ” Ак калфак” XII Бөтенроссия укучы кызлар hәм егетләр бәйгесенең муниципаль этабы узды
Чистайда ” Ак калфак” XII Бөтенроссия укучы кызлар hәм егетләр бәйгесенең муниципаль этабы узды

Чистайда ” Ак калфак” XII Бөтенроссия укучы кызлар hәм егетләр бәйгесенең муниципаль этабы узды

Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә ” Ак калфак” XII Бөтенроссия укучы кызлар hәм егетләр бәйгесенең муниципаль этабы узды.Шәhәребез hәм районыбызның урта мәктәпләрендә белем алучы 15-17 яшьлек укучылар, Казан инновацияле университетның көллияте студентлары, Чистай авыл хуҗалыгы совхоз- техникумында укучылар, барысы 7 кыз hәм 3 егет катнаштылар. Оешмабыз эшли башлаганнан бирле, җирлегебездә мондый бәйге 3 нче тапкыр уздырыла. Быелгы чарада укучы кызларыбыз да, егетләребез дә бик әзерлекле булып килделәр.

Бәйге шәhәребезнең “Нур” мәчете имам-хатыйбы Азизов Әбү Бәкер хәзрәтнең догасы hәм Ислам үзәге директоры Галимов Фәрит Мөҗип улының багышлау сүзләре белән башланды.

hәрбер бәйгече үзләре белән бик матур итеп таныштырдылар, сәхнә осталыкларын, өйдәге яратып башкарган шөгыльләрен күрсәттеләр. Нәсел агачы-шәҗәрәләре, нәсел җепләре турында сөйләделәр. Шулай ук кызлар камыр җәеп, токмач кисү буенча, егетләр такта кисү буенча осталыкларын да күрсәттеләр.

Соңгы биремдә бәйгечеләр өчен аерым сораулар әзерләнгән иде. Алар милләтебезнең мәдәният, мәгьрифәт, әхлаки, иҗтимагый өлкәләренә кагылышлы итеп төзелгән hәм hәр бәйгече үзе тартып чыгарган сорауда теге яки бу өлкәгә кагылышлы сорауларда үзләренең фикерләрен җиткерергә тиеш булдылар.

Бәйгедә Гран-прига кызлардан Чистай районының Татар Талкышы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Исмәгыйлева Диана Илнар кызы, егетләрдән Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студенты Исхаков Солтан Илшат улы лаек булды.

1 нче урында – кызлардан Чистайның 5 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шагитова Самира Илгиз кызы, Чистай районы “Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 10 сыйныф укучысы Кыямова Ләйлә Тәлгать кызы булды, егетләрдән- Чистай муниципаль районының “Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 11 сыйныф укучысы Акманов Андрей Леонид улы булды.

Калган 5 бәйгечебез 2,3 урыннарны бүлештеләр. Бәйгечеләрнең hәрберсе төрле дәрәҗәдәге дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, кызлар калфаклар, егетләр түбәтәйләр белән бүләкләнделәр.

Ә укытучылар, җитәкчеләр җирле татар конгрессы, ” Ак калфак” җирле оешмасының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән билгеләнделәр. Бәйге искиткеч дәрәҗәдә күңелле дә, әзерлекле дә, бик файдалы да булып узды.

Чистай районы “Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*