tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда берьюлы өч бәйрәм булды
Азнакайда берьюлы өч бәйрәм булды

Азнакайда берьюлы өч бәйрәм булды

Анда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, “Татнефть” компаниясе директорының цифрлы үсеш буенча урынбасары Евгений Звездин, Санкт Петербургның тугандаш Кызыл Гвардия районы делегациясе катнашты.

Бәйрәм чаралары Мәдәният йорты каршындагы мәйданда ”Көзге калейдоскоп” дигән көз нигъмәтләре, робототехника инновацияләре һәм клонлаштыру лабораторияләре күргәзмәләреннән, район үзешчәннәре концертыннан башланды.

Игелеклелек паркында “Мәдәни мохит” проекты буенча Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова һәм саксофончы Владислав Бакин концерт бирде.

“Юбилейный” стадионында “Тамаша” урам театры чыгышы, балалар өчен аниматорлар катнашында күңелле программа әзерләнгән иде. Бер читтә осталар аланы җәелгән, декоратив-кул эшләре буенча мастер-класс та узды.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше нефть сәнәгате һәм шәһәребез үсешен чагылдырган пролог белән башланып китте.

Бәйрәмнәр белән азнакайлыларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде.

 – Азнакайның тарихы нефть белән тыгыз бәйләнгән. Нефтьчеләр ярдәмендә шәһәребез көннән-көн яшәрә, матурлана, күпме социаль объектлар калка, яшәр өчен уңайлыклар арта. Быел гына да “Татнефть” компаниясе ярдәмендә шәһәребездә заманча ЗАГС, “Тау” Яшьләр үзәге биналары ачылды, “Алга” футбол манежы төзелеп бетеп килә, Мәнәвез елгасы буе төзекләндерелә. Бу бәйрәм дә “Татнефть” компаниясе ярдәмендә уза, район халкына аның зур бүләге. Районыбызда бик күп федераль һәм республика программалары буенча зур эшләр алып барыла, – дип ул Татарстан Республикасы һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчелегенә  рәхмәтен җиткерде.

Быелгы бәйрәм аеруча үзенчәлекле – “Татнефть” компаниясе Татарстанда кара алтын ятмалары ачылуга 80 ел, Ромашкино ятмалары ачылуга 75 ел тулуны билгеләп уза.

Бәйрәм котлауларына “Татнефть” компаниясе директоры урынбасары Евгений Звездин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Санкт Петербургның Кызыл Гвардия районы хакимияте башлыгы Евгений Разумишкин, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов тә кушылды.

Бер төркем хезмәт фидакарьләренә  дәүләт, тармак һәм хакимият бүләкләре тапшырылды. Азнакай муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә керткән саллы өлеше өчен  Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” компаниясе директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, быел үзенең 100 яшен тутырган Гыйлменур Җәләева “Азнакай районының мактаулы гражданы”  дигән исемнәр белән бүләкләнде.

– Азнакайны кечкенә генә авылдан кара алтын заманча кала дәрәҗәсенә күтәрде. Күпме хезмәт геройларын үстерде. Минем дә тормыш юлым нефть тармагы белән бәйле. “Азнакай РемСервис” оешмасында 28 ел күтәрткеч машинисты булып эшлим, бүген хезмәтемне шулкадәр зурладылар – ди Рамил Шамаев. Аңа  “Татнефть” җәмгыятенең мактаулы нефтьчесе” дигән исем бирелде.

– Шундый матур, күңелле бәйрәм, күп чаралар оештырылган. “Татнефть” компаниясенә зур рәхмәт! Мәгариф учреждениеләре дә аның ныклы терәген тоя. Быел безнең мәктәптә “Татнефть” гранты нигезендә күләмле ремонт эшләре башкарылды. Нефть төбәгендә яшәвебез белән без бик бәхетле! – ди Россия Федерациясенең “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесенә лаек булган Азнакай 8 нче урта мәктәбе директоры Азат Хәмидуллин.

Бәйрәмне шәһәребез сәхнә осталары, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев һәм “Корица” шоу төркеме чыгышлары бизәде. “Юбилейный” стадионында алма төшәр урын юк, халык соңга кадәр тамаша кылды.

Источник: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*