tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда иң өлкән диктант язучыга 91 яшь
Азнакайда иң өлкән диктант язучыга 91 яшь

Азнакайда иң өлкән диктант язучыга 91 яшь

Бүген “Татарча диктант Яз” акциясенә 2500 азнакайлы кушылды.
Районның 23 мәктәбе диктант язу мәйданчыклары булып торды. Анда теләге булган һәркем катнаша алды. Шулай ук онлайн язучылар да булды.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да быел әлеге акциягә кушылды. Ул диктантны шәһәребезнең 7 нче урта мәктәбендә язды.
Һәр мәйданчыкта катнашучыларны татарча матур көй, татар милли ашлары, кул эшләре, матур әдәбият күргәзмәләре белән каршы алдылар. Диктант язу “Туган тел” җырын башкару белән башланып китте. Һәр катнашучыга “Рәхмәт хаты” тапшырылды.
Иң өлкән диктант язучы Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбендә Шакирова Галимә Суфьян кызы булды. (91 яшь)(01.08.1930).

Шәмсиева Гөлназ Миннегараевна,
мәгариф идарәсе методисты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*