tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Шәгъбән аеның 16нчы көнендә (19 мартта) Азнакай шәһәрендә ир-атлар арасында бишенче тапкыр Республикакүләм Коръән бәйгесе үткәреләчәк. Әлеге ярыш Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла. Конкурсны Нәзарәт, көньяк-көнчыгыш казыяте, Азнакай мөхтәсибәте, Азнакай районы хакимияте һәм Шакировлар гаиләсе оештыра. Хәзерге вакытта бәйгедә катнашу өчен 43 кеше язылды. Иң күп язылучылар – 16 кеше “Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү” номинициясендә катнашырга теләк белдергән, “Коръәнне тулысынча яттан белү” буенча – 15, “Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү”дә 12 Коръән укучы көч сынашачак. Бәйгенең жюри рәисе – КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов.

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгедә катнашучылар өч номинация буенча көч сынашачак:
– Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү,
– Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү,
– Коръәнне тулысынча яттан белү.

Бәйге халык арасында Коръәнне яттан белүне популярлаштыру максатын күздә тота, шуңа да элекке елларда катнашучыларның номинация буенча күбрәк җүзләрне өйрәнеп килүләре таләп ителә (мисал өчен, узган бәйгеләрдә 2 җүз номинациясендә җиңүчеләр быел 7 җүзне яттан белү номинациясенә гариза бирә ала).

Конкурста катнашу өчен һәр мөхтәсибәттән Коръәннең соңгы ике җүзен һәм Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү номинацияләренә берәр кеше кабул ителә. 2 җүз номинациясенә Коръән ятлау үзәкләрендә белем алучылар, Коръәнне тулысынча яттан белүчеләр кертелми, ә 7 җүз номинациясендә хафизларның катнашуы рөхсәт ителми.

Катнашучылар Татарстан мөфтияте карамагында эшләүче дини оешмалар тарафыннан рәсми рәвештә тәкъдим ителгән булырга тиешләр.

Конкурсантларга республикабызның иң яхшы Коръән белгечләреннән торган жюри әгъзалары бәя бирәчәк.

Катнашу өчен гаризалар 12нче мартка кадәр [email protected] электрон почтасына кабул ителә. Гаризада паспорт мәгълүматлары, телефон номеры, уку яки эш урыны күрсәтелергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 89172589427.

Бәйге 19нчы март көнне Азнакай шәһәре Мәдәният йортында (Солтангалиев ур., 21) уздырылачак. 07.00 сәг. – теркәлү, 08.00 сәг. – бәйге башлану.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*