tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда төбәкне өйрәнүгә багышланган китаплар өчен махсус программа булдырылган
Азнакайда төбәкне өйрәнүгә багышланган китаплар өчен махсус программа булдырылган

Азнакайда төбәкне өйрәнүгә багышланган китаплар өчен махсус программа булдырылган

Азнакай районында төбәкне өйрәнүгә багышланган утыздан артык китап дөнья күргән. Алар барысы да район башлыгы Марсель Шәйдуллин проекты ярдәме белән чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә төбәк тарихчысы Эльвира Ихсанова сөйләде.

«Безнең районда төбәк турында китап чыгарырга теләгән һәр кешегә акча бирелә. Бу — Азнакай башлыгы Марсель Шәйдуллин проекты. Мин гади татар теле укытучысы, кайчан мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм итә», — диде ул.

Эльвира Ихсанова сүзләренчә, озак та үтми материалны җыю эше башлана. «Дизайнерлар белән китапларны бер калыпка салабыз һәм тапшырабыз. Финанс мәсьәләсенә кысылмыйм. Мин авылым өчен эшләдем, оештыру өлешендә китапларны чыгарырга ярдәм иттем. Башка авылларга консультация бирдем», — дип сөйләде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*