tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайлылар “Татарча диктант” акциясен зур теләк белән кабул итте
Азнакайлылар “Татарча диктант” акциясен зур теләк белән кабул итте

Азнакайлылар “Татарча диктант” акциясен зур теләк белән кабул итте

Азнакайлылар “Татарча диктант” акциясен зур теләк белән кабул иттеләр hәм аны язу шәhәрнең 10, Актубә бистәсенең 3, авылларның 9 урта белем биру мәктәпләрендә, ягъни, 22 урында уздырылды.

Диктант язарга әти-әниләре белән укучылар, төрле hөнәр ияләре, өлкәннәр, үзенең туган телен ни дәрәҗәдә белүен сынап карарга теләүчеләр җыелды. Акция зур бәйрәм төсен алды. Чарага килүчеләргә “Татарча диктант” язуда катнашуны раслаучы сертификатлар өләшелде.

Катнашучыларны мәктәп җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге әгъзалары сәламләде. Бергәләп “Туган тел”не җырлаганан соң, диктант язу булмәләренә таралыштылар.

Азнакайның 1526 кешесе диктант язды. Алар арасында иң яше – Мәйлунов Рафаэльга 9 яшь,ә иң өлкәне – 82 яшьлек ветеран укытучы Зәкия Ганиева булды.

Чарада әдәби композицияләр, милли җыр-биюләр курсәтелде, шигырьләр яңгырады. Диктантта катнашкан hәркем, туган телебезнең дәвамлы булачагына инанып, милләтебез белән горурлану хисен куңелләрендә кабат яңартып, узләренең ни дәрәҗәдә ана телен белүләрен сынап карап, киләчәктә дә мондый үтемле чаралар оештырылып торса иде, дигән теләктә калдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*