tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакый Урманче исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады
Бакый Урманче исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

Бакый Урманче исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

Татарстан Мәдәният министрлыгы Бакый Урманче исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итә башлады. Премия сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә казанышлар өчен бирелә.

Конкурста профессиональ рәссамнар, скульпторлар, сәнгать белгечләре катнаша ала. Премиягә дәгъва итүче соңгы биш елда иҗат ителгән әсәрен яки әсәрләр сериясен тәкъдим итә. Конкурс номинацияләре: сынлы сәнгать, графика, скульптура, декоратив сәнгать, сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть һәм сәнгать белеме. Һәр номинациядә дә приз — 200әр мең сум. Лауреатларны танылган сәнгать, музей, министрлык белгечләре, рәссамнардан торган жюри билгели. Җиңүчеләрнең исемнәре 30 августта билгеле булачак. Гаризалар 1 марттан 1 апрельгә кадәр кабул ителә, белешмәләр өчен электрон адрес һәм телефон номеры экранда күрсәтелгән.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*